+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 февраль 2020, 17:35

Ямалда вахтачылар вертолеты килеп төшкән

Ике кеше һәлак булган.



Ике кеше һәлак булган.

Ямал ярымутравында вахтачыларны эшкә алып барган вертолет һәлакәткә тарыган. Вертолетта экипаж белән бергә 10 кеше булган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ямал-Ненец автономияле округы буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, тиешле урынга килеп җитәргә 500 метр калгач, вертолет җиргә мәтәлеп төшкән. Экипаж командиры белән бортмеханик һәлак булганнар.

Башкаларны коткару хезмәте вертолеттан чыгарган, аларның хәле канәгатьләнерлек, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.




Фото: МЧС
Читайте нас