Ул 11 гыйнвардан бирле элемтәгә чыкмый. Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл авылында Башкортстаннан булган контрактчы югалган.
Гарнизон командованиесе белдерүенчә исә, янәсе, югалган солдат, 23 яшьлек Наил Кыдрасов 12 февральдән, контракт шартларын үтәмәү сәбәпле, хәрби хезмәттән азат ителгән икән.
— Хәзерге вакытта ул отпускта, арытаба часть исемлегеннән сызып ташланачак, - дигәннәр Чибәркүл гарнизоны командованиесендә.
Улы югалу турында аның әнисе Зимфира кичә, 14 февральдә, 74.RUга сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, частьта хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итмәүләрен сораганнар. Ана чаң суга, Наил агымдагы елның 11 гыйнварыннан элемтәгә чыкмаган.