+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
15 февраль 2020, 17:45

Сигез яшендә... картаеп үлгән

Сигез яшендә аның биологик яше 70-80дә булган.

Сигез яшендә аның биологик яше 70-80дә булган.
Бу хәл Украинаның Волынск өлкәсендә булган. Анда урындагы дәваханәдә сигез яшьлек Аня Сакидон үлгән. Әмма табиблар белдерүенчә, аның биологик яше 70-80 ел тәшкил итә. Эш шунда ки: бала бик сирәк очрый торган чирдән - вакытыннан алда картаюдан җәфа чиккән, дип хәбәр итә "Вісник" басмасы.
Февраль аенда кызга нибары сигез яшь тула. Әмма ул яшәгән бер ел әлеге диагноз буенча 8-10 ел белән исәпләнә. Мондый чирдә кешенең тышкы рәвеше генә түгел, эчке органнары да тиз картая. Шул ук вакытта мондый авыру булганда скелет үсми, әмма эчке органнар үсә.
Аня 9 февральдә полиорганик җитешсезлектән үлгән дип хәбәр ителә. Мондый диагноз белән чирләүчеләр, кагыйдә буларак, инсульттан үлә.
Фото: lenta.ru
Читайте нас