+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
16 февраль 2020, 12:05

Пирожныйга тыгылып үлгән

Мәскәүдә яшәүче 23 яшьлек хатын башкала үзәгендәге Killfish барларының берсендә оештырылган пирожныйлар ашау конкурсында катнашырга булган.

Мәскәүдә яшәүче 23 яшьлек хатын башкала үзәгендәге Killfish барларының берсендә оештырылган пирожныйлар ашау конкурсында катнашырга булган.
Кыз шимбә көнне барга дуслары белән килгән һәм ярышларда күбрәк пирожныйлар ашарга булган, дип хәбәр итә Baza телеграмм-каналы.
Шаһитлар әлеге кызның бу конкурста алда баруын, җиңүне ныгыту өчен соңга таба берничә пирожныйны эләктереп алуы һәм авызына тыгуы хакында сөйләгән.
Җиңү сыбызгысы яңгырый, әмма җиңүче баллы массаны чәйнәвен дәвам итә, бераздан авыр тын ала һәм... тыгыла. Катнашучыларның берсе дә кызга ярдәм итә алмый, ә барга "ашыгыч ярдәм" килгәч, аның үлемен генә теркиләр.
Фото: mk.ru
Читайте нас