+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
17 февраль 2020, 06:55

Бөтен гаиләсен югалткан хатынны эт коткарган

Уфалы Мария әле күптән түгел генә бик бәхетле хатын була: өч бүлмәле фатир, яраткан ире, кызы һәм улы, оныгы...

Уфалы Мария әле күптән түгел генә бик бәхетле хатын була: өч бүлмәле фатир, яраткан ире, кызы һәм улы, оныгы...

Тик бер мизгелдә язмыш хатынның бөтен бәхетен тартып ала. Мария өметсезлеккә бирелә, әмма бүләк ителгән эт аны депрессиядән коткарган.
Бу хатынның аянычлы язмышы турында ишеткән идек. Мариянең 31 яшьлек кызы урамда егылып, бот сөяген сындыра, шушы урында яман шеш килеп чыга. Яшь хатын берничә ай эчендә яман чирдән вафат була, ә тиздән Мариянең ире дә кызы артыннан китә. Инде тормышында бернинди куркыныч та була алмый, дип уйлаган хатынның улын исерек компания кыйнаган. Егет комага китә һәм бераздан ул да вафат була.

Мария тормыш мәгънәсен югалткан, сәгатьләр буе буш фатирда утырган, әмма бервакыт энесе көтелмәгән бүләк – ике айлык овчарка баласын алып килгән, ул бәхетсез хатынның тормышын тулысынча үзгәрткән.

Мария, янә кемдер турында кайгыртасы һәм наз бүләк итәсе килгәнлектән, тиздән урамнан ике песи дә алып керә. Һәм, ниһаять, аның хәсрәтле йөзендә елмаю барлыкка килә. Хатын хәтта "яңа гаиләсен" туендыру өчен эшкә дә урнашкан...
Фото: gazeta.ru
Читайте нас