+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
18 февраль 2020, 06:55

Полицияне көтеп алалмагач, үзе пычакка ябышкан...

Үсмер шул рәвешле әнисен үги әтисеннән коткарып калган.

Үсмер шул рәвешле әнисен үги әтисеннән коткарып калган.

Бу хәл Микунь шәһәрендә (Коми) булган.
РЕН ТВ телеканалы мәгълүматлары буенча, яшь кеше полициягә күп тапкыр шалтырата һәм үги әтисенең әнисен үтерергә омтылуын хәбәр итә, тик хокук саклау органнары хезмәткәреннән бернинди реакция дә булмый. Үсмер берничә сәгать буе үз йорты янында полицияне көтеп тора, әмма алар килми.

Әнисенең кычкыруын ишеткәч, үсмер аны коткарырга ашыга. Ул пычак эләктереп ала һәм берничә тапкыр иргә кадый, шул исәптән муенына да эләгә.

Әнисе полициягә шалтырата һәм улы, аны яклап, өйдәшен кыйный, дип хәбәр итә. Шул вакытта гына эчке эшләр органнары хезмәткәрләре чакыруга килеп җитә.

Үсмер чакыруга килмәгән полицейский хокук саклау органнарыннан эштән чыгарылган, суд аны ваемсызлыкта гаепле дип тапкан. Моннан тыш, аны 50 мең сум штраф түләргә мәҗбүр итәләр.

Балага карата җинаять эше туктатылган.
Фото: kommersant.ru
Читайте нас