Октябрьский шәһәрендәге торак йортта чыккан янгында өч кеше һәлак булган.
Фаҗига бүген төнлә, 18 февральдә, булган. Һәлакәт урынында янгын сүндерүчеләр эшләгән, алар бу хәлнең нечкәлекләре белән уртаклаша.
- 02: 47 сәгатьтә Салават Юлаев урамында янгын турында хәбәр килде, - дип хәбәр итә янгын сагы хезмәткәрләре. - Килеп җитүгә, 7гә 8 метрлы агач торак йортның януы ачыкланды. Янгын 54 квадрат метр мәйданны биләгән.
Барлыгы янгын сүндерүдә 7 махсус машина, 20 коткаручы катнашкан. Янгын вакытында коткаручылар 64, 39 һәм 28 яшьлек өч ирнең мәетен тапкан.
Янгынның сәбәпләрен тикшерү-оператив төркем һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәсе дознавателе ачыклаячак.