Начарлык күргән саен, яхшылыкның кадерен ныграк аңлыйсың, ди халык табибы Мәдинә Дәүләтбирдина-Әбүбәкерова
Гомер юлын узганда очрашулар, танышулар бихисап була. Билгеле ки, туганнар, дуслар, хезмәттәшләр, һәрдаим аралашып торган танышларның йөзе хәтер сандыгының өске катында саклана. Алдарак булган очрашулар шул катламның аскы ягына төшә бара. Шул рәвешчә, кайбер кешенең йөз чалымнары, тавыш тембры хәтердән юыла. Ә кайвакыт, бик күп еллар үтсә дә, берәр таныш кешеңне яңадан очратсаң, аның кыяфәте хәтер сандыгыннан тартып чыгарыла һәм өскә калка. Күптән түгел минем белән дә шундый хәл булды.
Эшем буенча чираттагы чарага юлландым. Филармониягә килеп кергәч тә, үземне кырмыска иләвенә эләккән кебек тойдым: халыкның күплеге, бер-берсе белән җанлы аралашудан туган күңелле гөжләүгә гармун, курай моңы да кушылып, бәйрәм тантанасын хәтерләтә иде. Фойеда кул эшләре, китаплар күргәзмәсе дә оештырылган. Шуларны карап, фотога төшереп йөргәндә, Дилә апа Булгакованың ягымлы тавышын ишетеп калдым. Ул китаплар киштәсе янында басып торган бер ханымга үзенең китабына теләкләрен яза иде. Ике арада барган сөйләшүгә комачауламас өчен мин аларны бер-ике адым ераклыктан гына карап, көтеп торырга булдым. Үзем аларның сөйләшүен дә ачык ишетәм. Шул вакыт Дилә апа: “Бу минем ахирәтем Мәдинә. Ул халык табибы”, — дип үзе янында торган ханымны автограф алучы белән таныштырды. Мин артларында торганлыктан, Мәдинә апаның йөзен күрми идем. Тик, шулай булуга карамастан, аның үзем белгән Мәдинә апа икәнлеген тойдым. Ә инде алар белән күзгә-күз очрашкач, хәтер сандыгына ике дистә елдан артык элек салынган мәгълүмат өскә калкып чыкты.
Әйе, туксанынчы елларда халык табибы Мәдинә Дәүләтбирдина-Әбүбәкерова турында белмәгән, ишетмәгән кеше булмагандыр. Аның кулындагы сихри көчкә, дәвалый белү сәләтенә күпләр шаһит булды. Хәтта аны “Башкортстан Вангасы” дип тә йөрттеләр. Республикада нәшер ителгән башкорт, татар, урыс басмаларында аның турындагы мәкаләләр бер-бер артлы дөнья күрде.
Ул кичне Мәдинә апа белән очрашырга сүз куешып аерылдык. Тәгаенләнгән көнне фатирына юлландым. Килеп кергәч тә, ул минем белән озак сөйләшә алмавына гафу үтенде. Аның янына ярдәм сорап бер районнан килүче бар икән. Шушы кыска гына вакыт эчендәге аралашудан да әңгәмәдәшемнең искиткеч шәхес, гаҗәеп сәләткә ия кеше икәнлеген аңладым. Сүз арасында ул үзенең китабы басылуы турында әйтте. Ә инде хушлашыр алдыннан ул китапны сорап алдым. “Язмышлар” дип аталган бу китап 2014 елда дөнья күргән. Ул Мәдинә апаның үзе, язмышы турындагы мәкалә белән ачылып китә. Шәхси архивтан фотолар, матбугат битләрендә басылган мәкаләләр, халык табибының киңәшләре, дәваланучыларның рәхмәт сүзләре һәм кеше язмышлары турында Мәдинә апа үзе язып барган хатирәләр урын алган. Менә “Тулпар” журналының 1997 елның бишенче санында Фәндидә Харрасова язмасыннан өзек:
“Кешенең авырган органын ничек табасыз?” дип еш кына сорыйлар.
Авыру каршыма килү белән тиз генә күзенә карап алам, шуннан соң биоэнергетик мөнәсәбәткә керәм, кулын яки башын тотам, — дип башлады ул сүзен. — Шул вакытта диагноз куя башлыйм да инде. Кулларым миңа барысын да әйтә. Функциясе бозылган органның авыртынуын учларым белән тоям, учларым чәнчешә башлый. Авыруның төренә карап чәнчешү дә төрлечә була.
Уйлап карасаң, якты дөнья үзе бер могҗиза бит ул. Бүгенге көндә кешеләр әнә шул серле дөньяның бер ягында гына яши. Югары аңга ия булганда гына аның икенче ягына чыгу мөмкин. Ә югары аңга ия булу Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инану дигән сүз. Югары белем дә аның аң үсешенә берникадәр йогынты ясый, әлбәттә. Безнең белән бергә бу дөньяда күзгә күренми торган “параллель-рухи дөнья” яши. Шул дөнья ияләре — шайтан, җен, йорт иясе хакында без нәрсә беләбез соң? Күпләребез моңа әкият дип кенә карый. Яшермик, без үзебезне фәһемле, мәдәниятле, көчле кешеләр дип саныйбыз. Әмма бу ялгыш фикер. Җирнең һәр өлешенең күзгә күренмәгән хуҗасы бар, аларның исемнәрен, кем икәннәрен генә белеп бетермибез...”
Автор үзе язган юллардан: “Дөньяга күз яшьләрем аша елмаеп карарга өйрәндем. Адәм баласына тормышның авырлыкларын гына уйлап яшәргә түгел, начарлык күргән саен, яхшылыкның кадерен ныграк аңлыйсың. Акның – карасы, начарлыкның изгелеге бар, кеше өчен иң кадерлесе — сәламәтлек.
Соңгы елларда тормыш авырлыгын күтәрә алмый төшенкелеккә бирелүчеләр ешайды, илдә эчкечелек, урлашу, алдашулар күбәйде. Дөньялар буталу белән бергә илаһи табигать тә бәндәләргә каршы. Чәчелгән иген үсәр өчен баш калкытса — корылык килә, яңгыр яумый. Көзен уңышны җыеп алырга вакыт җитсә, коеп яңгыр ява, игеннәр кар астында кала.
Безнең илебездә эчкечелек, наркомания, үтереш, сугышлар, кеше талау, алдашулар һәм башка бозыклыклар хөкем сөрә. Телевидение көне-төне кире якка тәрбияли, урамга чыксаң — бала-чага пычрак сүзләр белән үзара сөйләшә, илебездә тәртипсезлек хөкем сөрә. Бу хәл Аллаһының барлыгына, берлегенә ышанмаудан килә. Аллаһы Раббыбыз тыйганыннан тыелып, кушканнарын үтәп яшәсәк, тормышыбыз җиңеләер, гөнаһларыбыз бетәр, җиребез исән булыр. Ислам кануннары буенча яшик, мөхтәрәм кардәшләр! Ходайның кодрәте киң, тәртипле-иманлы яшәсәк, тормышыбызга бәрәкәт кунар.
Югары акыл киңлекләренә юл ачылсын, җан сафлансын өчен кеше гел изгелеккә, гел яхшылыкка омтылып яшәргә тиеш. Кылган изгелегең, яхшылыгың үзеңә кайта. Җанны сафландыруда догаларның ярдәме дә ифрат зур.
Бөек Тәңребезгә ялварып та галәмнән гаять күп көч-кодрәт алып була. Чөнки кеше организмындагы һәр күзәнәк галәм һәм табигать белән бәйләнештә һәм алардан нурланыш ала. Нурланыш инде бәндәнең рухи һәм физиологик халәте хакында хәбәр бирүчән. Тәңребез — Бөек акыл иясе һәркайсыбыз хакында хәбәрдар. Кылган изгелегебез дә, яман кылыгыбыз да аңа ирешеп тора.
Изгелек изгелек булып кайтса, яманлык кире яманлык булып кайтып ирешә. Фикеремне төгәлләп шуны әйтәсем килә: яманлык ул “кара” энергия чыганагы. Изгелек, яхшылык бәрабәренә үзебез генә сафланмыйк, башкаларны да шуңа ирешергә өндик. Яман, кырын эшләрдән курчалыйк. Чөнки “кара” энергиянең төп чыганагы — явызлык, яман эш…
Дөньялыкта адәм баласы белән янәшә рухи дөньяның җисемсез затлары да барлыгын инкарь итеп булмыйдыр. Әйтик, планетабызның тереклек өлкәсендә безгә кадәр дә яшәгән цивилизацияләренең акыл эшчәнлеген, казанышларын туплаган даирә (ноосфера) барлыгы әле XX гасырның 30-40нчы елларында ук билгеле булган. Ә бит төрле гыйльми ачышлар әнә шул югары аң даирәсеннән алына.
Табигатьтән өстен серле көчләр, ягъни әлеге дә баягы җен-пәриләр, кеше һәм галәм язмышын алдан әйтә алган күрәзәчеләр, экстрасенслар, барысы да әнә шул югары аң даирәсенә бәйле”.
Әңгәмәбез ахырында халык табибы Мәдинә Дәүләтбирдина-Әбүбәкерова: “Минем төп максатым — динен һәм иманын югалта башлаган халкымны дөньяви һәм ахирәти гыйлем эшләренә өндәү, хәер-догаларым белән бәла-казалардан, көтелмәгән авырулардан аралау, үзенең кыйбласын таба алмый адашып йөргәннәргә киңәш, теләкләремне җиткерү. Чөнки үзең гыйлемле булу гына җитми, безнең бурычыбыз — башкаларга өйрәтү һәм изгелеккә өндәү. Пәйгамбәребез: “Кешеләргә бер аять булса да өйрәтегез”, — дигән. Бервакыт Аллаһы Тәгалә фәрештәләргә бер авылны юк итәргә куша, ә фәрештәләр шул авылда бер изге кеше яшәгәнен әйтә. Аллаһы Тәгалә әйтә: “Ул кеше башкаларны изгелеккә чакырмый һәм әшәкелектән тыймый”, — ди. Һәм фәрештәләр ул авылны юк итә. Безнең белән дә шулай булмасын өчен, без бер-беребезне тынычлыкка өндәп, хәрам эшләрдән тыеп яшәргә тиешбез”, — диде.
Әйе, бу дөньяда без күреп, аңлап бетерә алмаган әйберләр күплегенә хәйран каласың да, Ходайның кодрәтенә ышанасың. Ә инде арабызда Мәдинә апа кебек кешеләр булуы, моны дәлилли генә.