...Ибраһим, һава шартларын искә алып, сменасы бетү белән, үзе хезмәтләндергән скважиналар яныннан Приютово поселогындагы тулай торагына чаңгыда турыга кайтырга карар итте. Турыга дисәң дә, ара 30 чакрым тирәсе булыр.
Иртәнге алтыда торып, сигез сәгать буе эшләп, берничә нефть скважинасын хезмәтләндергән булуына карамастан, ару да, ераклык та аны куркытмый. Егерме яшьлек көчле чаңгычы ул, беренче разрядлы спортчы. Җиденче сыйныфта укыганда ук район күләмендә мәктәпләр арасында гына түгел, шәһәр-поселоклардагы завод-фабрикаларда эшләүче чаңгычылар арасында да абсолют чемпион исемен яулаган егет. Менә күптән түгел аны Башкортстанның “Спартак” ирекле оешмасының җыелма командасы составына алдылар. Горурлык та бар. Ышанычны да акларга теләк зур. Көч һәм дәрт ташып тора. Ниндидер юк-бар чакрымнар нәрсә инде ул!
Бураны бар барлыкка. Булсын, җылы буран ич ул.
Чаңгыда кайтуның төп һәм бердәнбер сәбәбе — тренировка ясау. Чөнки күнегүләр ясау өчен башкача вакыт юк. Атнасына бер генә ял көне. Анысы да спорт яисә башка чаралар белән тулган була. Барысында да катнашырга кирәк. Профессиональ спорт юк чак. Хәтта чаңгычыга аз гына аерым вакыт биреп, әзерләнергә мөмкинчелек ачу турында сүз кузгатырлык түгел. Болай да нефть промыселларында ир-егетләр җитешми, гүзәл затларыбызны шушы авыр хезмәткә җәлеп итәргә мәҗбүр булган чор.
Икеләнүсез юлга чыкты егет. Буран җылы. Ялан җиргә чыккач, азрак көчәя төшә төшүен. Үзенең җылысына спортчыныкын да кушып алып китмәкче була, тынны куырып алгалый, аякларга суга. Кыш көне тиз төшкән караңгылык белән мәкерле килешүгә кереп, юлны каплый.
...Баганалар артыннан баганалар җитез генә артта кала барды. Ярты юл чамасы узгач, батырга да ял кирәк, дигәндәй, Ибраһим ял итәргә тукталды. Баганага терәлеп, хәл җыярга була. Монда ышык. Багана ялгавына утырып, ял итәргә дә була. Арка багананың җылысын тоя. Аяклар кар өеменә күмелгән. Җил инде биткә туры бәрелә алмый, күзләрне капламый, багананы урап үтәргә мәҗбүр. Көчен югалтып, аз гына бит очларына кагылып, назлап, сыйпап исеп үтә. Арыган битне иркәләп, шуып китә. Тәнгә сихәт өсти кебек. Тәнне оета, тынычландыра. Аңны томалый. Нинди сихри назлы җил бу?!
Юк, җил түгел бу. Бу Ибраһимның әнисе Хәлимәнең, туктаусыз эшләп кытыршыланган, шулай да дөньяда иң йомшак булып калган кулларының ягымлы кагылуы икән. Инде болай да йомылырга торган күзләр шушы назлардан тәмам йокыга китеп бетте дияргә мөмкин. Әнисенең: “Аякларың өшемиме, бала...а...м?” — дигән сүзләре томан артыннан гына ишетелеп калды. Калган күренешләр чын йокыдамы, ләззәтләнеп чумган хәтер тирәнлекләрендәме — кайдадыр моңсу яктылыкта күз алдына килеп баса башладылар. Менә әнисе аның оекбашларын кидерә, киемнәрен дөресләп, төймәләрен каптыра. Педагогик түгел, бөтенләй урта белеме дә булмаган ана, баласына саф һаваның, физкультураның кирәк икәнлеген аңлап, 3-4 яшьлек сабыйга, чаңгы шуарга рөхсәт итә...
Ә менә ул — инде 7нче сыйныф укучысы. Үскән егет. Спортта зур казанышлар яулап өлгергән. Бик яшь булуына карамастан, хәзер мәктәп чемпионы гына түгел, бөтен район күләмендә мәктәпләр һәм предприятиеләр арасында ярышларда абсолют чемпион исеменә ия булган. Легендар спортчыга әйләнгән. Хәзер аны күпләр белә. Кемдер урысчалатып, “Игорь” яисә “Игорек” дип, кемдер үз исеме белән дәшә. Дуслары өчен генә ул һаман “Ибрай” булып кала. Тик аңарда “йолдыз” чире юк һәм беркайчан да булмаячак. Спортта гына түгел, укуда да мәктәптә аңа җитүче юк. Төсе-бите, гәүдә-кыяфәте — барысы да аңа табигатьтән мул бирелгән.
...Бигрәк тә спорт маҗараларына бай эпизодлар күз алдыннан әкияттәге кебек үтеп кенә торалар. Әнә ул — йөгерү буенча барлык ярышларда җиңүче. Урта дистанциядәме, марафондамы — аңа тиңдәш юк. ...Әнә 15 чакрымга чаңгы ярышы бара: 22нче булып китә — беренче килә; Көндәшләр һәм көнләшүчеләр арасында ыгы-зыгы: бу хәлнең булуы мөмкин түгел! Кат-кат судьяларның протоколларын тикшерәләр. Әмма фактларга каршы берни эшләп булмый!
...Күп эпизодлар күз алдыннан үтә. Ә җылы буран, буар елан кебек, кеше гомерен акрынлап кысып, аның хәтер капчыгыннан истәлекләрен чыгарып, хуҗасына: “Менә күреп кал эшләреңне!” — дигән кебек кылана. Җылы булса да, буран куркыныч инде ул. Күз ачырмаслык көчкә әверелергә мөмкин. Бөтен биографияңне язып, нокта куярга да күп сорамас. Кара эшен эшләргә комачаулаучы да күренми. Батыр аңа каршы көрәшә алмый, тирән йокыда ул...
...Җылы буран шатлана. Кара эшен дәвам итә, акрынлап тәннең җылысын үзенә суыра. Өермә буранга әйләнгән кара уйлары, батырның аягына уралып, югарыга үрмәли, йөрәккә якыная... Батыр аларны сизми, таякларын этеп, тизлеген арттырырга тырыша. Тик тизлек аның саен түбәнәя, аяклар нигәдер, атларга теләми. Торган саен караңгылык куера, дуслары шунда кереп югала. Янында авылда үскәндә гел үзенә ияреп йөргән яраткан эте Барбос кына торып калган. Һаман хуҗасы тирәли бөтерелеп йөри. Эт — тугры дус шул. Хуҗасын ташламый. Менә әле дә чокырдан биек үргә үрмәләп менә алмый торган хуҗасына килеп бәрелеп, аңа ярдәм итте. Рәхмәт аңа.
Ибраһим, ниһаять, тау башына менеп җитте. Өстә якты икән — якты кояш нурлары чагыла. Чаңгычыбыз зур, матур күзләрен якты дөньяга ачып жибәрә. Шунда ул яныннан чынлап та бер соргылт җан иясенең чабып китеп баруын күреп кала. Аера гына алмый — эт идеме бу, бүреме? Эт дисәң — авыллары ерак. Бүре дисәң — тешләргә уйламый. Кайсы гына булмасын, бәрелеп, туңып барган адәм баласын уятып, үлемнән коткарып киткән!
Ибраһим бу җанварга гомергә рәхмәтле булачак. Әлегә, билгә кадәр туңа язган аякларны яздырырга, атлар хәлгә китерергә кирәк. Ярый әле куллар исән, туңган урыннарны ышкырга була. Тырыша торгач, ул үзен азрак йөрер хәлгә китерде. Акрынлап зур юлга чыкты. Машина очрап, кайтып китте.
Җылы буран — елан буран, җиңелүен күреп, елап калды. Күрәсең, соңрак үч алырмын әле, дип уйлагандыр...
...Ибраһимның аякларына зыян тими. Спортын ташламый. Эшендә дә гел алдынгы була. Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Шул чорда Советлар Союзында популяр булган Ужгород шәһәрендә үтүче Бөтенсоюз йөгереш ярышларында уңышлы чыгыш ясый.
...Язмышмы бу, әллә фаҗигале очракмы, теге җылы буран үчен аламы — 1997 елның кышында Ибраһим фаҗигале һәлак булды. Бу юлы җылы буран җиңүгә ирешә, һәлакәтнең сәбәпләрен, җинаятьченең эзен яшерерлек кара өермә күтәрә, аның эчендә нәрсә булганын белә алмыйлар. Сәбәпне эзләүче суд тикшерүчесе ваемсызлык күрсәтә. Җылы буран исә тантана итә! Үзе генә җиңә алмаган батырны адәм балаларының хөсетлеге ярдәмендә һәлак итүенә куанып ыжгыра ул...
Ренат Нуретдинов,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.