+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 февраль 2020, 11:35

Авариядә бер гаилә һәлак булган

Коми Республикасының Усинск шәһәре янында кичә коточкыч авария теркәлгән. Анда республикабызның Бакалы районы кешеләре һәлак булган.

Коми Республикасының Усинск шәһәре янында кичә коточкыч авария теркәлгән. Анда республикабызның Бакалы районы кешеләре һәлак булган.

Мәгълүматлар буенча, әтисе, әнисе, аларның улы һәм кызы өйләренә сәфәрдән "Lifan" чит ил машинасында кайтып барган булалар. Аларның автомобиле юл чокырына эләгеп, каршы як полосага чыгып оча һәм анда бензовоз белән бәрелешә. Бөтен гаилә (47 яшьлек ир, 46 яшьлек хатын, 19 яшьлек кыз һәм 15 яшьлек үсмер егет) юл-транспорт фаҗигасе урынында һәлак була.

Русия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә һәлак булган кешеләрнең Усинск шәһәрендә яшәгәнлеген, әти-әниләренең Башкортстанның Бакалы районында туып-үскән булуын хәбәр итәләр.

Гаиләнең 25 яшьлек улы калуы билгеле. Мәгълүмат агентлыгында, аңа бөтен гаиләсен җирләргә туры киләчәк, дип аңлаттылар Алдагы көнне һәлак булган әти-әниләренең мәетләрен Башкортстанга кайтару өчен акча җыю игълан ителгән иде.

Гаиләне Бакалы районының Бакалы авылында җирлиләр. Аларны самолетта кайтарачаклар. Моның өчен барлыгы 600 мең сум кирәк. Шулай ук җирләү чыгымнары да кирәк булачак.

Агентлык чыганагының сүзләренә караганда, бүгенге көнгә 500 мең сум тирәсе акча җыелган.
Фото: bashinform
Читайте нас