Ул әтисен озатырга кайткан.
Дүрт ел элек югалган Гөлназ Мурзина табылган.
27 яшьлек кыз 2016 елда өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Шушы елларда аның турында берни дә билгеле булмый.
Аның туганнары көтә-көтә чиргә сабышкан. Әтисе озак авырып вафат була. Үләр алдыннан ул Гөлназны табуларын сорый, хушлашырга теләген әйтә.
Һәм менә 23 февраль көнне Гөлназ Әлшәй районының Ташлы авылына әтисен соңгы юлга озату өчен кайткан. Дүрт ел буена ул кайда йөргән, анысы сер булып кала...