Үлгән кешенең киемен кияргә ярыймы-юкмы? Бу хакта төрле фикерләр ишетергә мөмкин. Кемдер, мәрхүмнең кичерешләре генә түгел, чире дә сиңа күчүе ихтимал, шуңа вафат булучыдан калган әйберне кияргә ярамый, дисә, капма-каршы фикер әйтүчеләр дә бар. Мәрхүмнең киемен киеп йөрсәң, теләкләрең тормышка аша, бәхетең арта, янәсе. Әлеге сорауга дин әһелләре ни дип җавап бирә, колак салыйк әле.
Ырымнарга, хорафатларга ышану борын-борыннан килә. Ә инде мәрхүмнәрнең киеменә килгәндә, дин күзлегеннән аларны кияргә ярый, бернинди тыю юк.
Тик монда барыбер сак булу кирәк. Әйтик, яшь кеше, кыз яисә егет үлеп китсә, аның киемен күршесе, яки туганы киеп йөрсә, мәрхүмнең әти-әнисе вафат булган баласының киемен күргән саен җан әрнүе кичерәчәк. Кешене болай җәфалау һич дөрес түгел.
Күз алдында тормасын, дип, андый киемне яндыралар, яки мохтаҗларга бирү өчен читкәрәк озаталар. Шул кеше исеменнән дип бирсәк, кемдер шатланып киеп йөрсә, бәлки, хуҗасына савабы да барып торыр, яхшы кием әрәм-шәрәм дә булмас.
Теге кеше читенсенми, чирканмый киеп йөри икән, аның бернинди зарары да юк. Сер түгел, кайбер кеше, әллә нинди чирле кеше булмады микән, дип, шикләнергә дә мөмкин. Билгеле, шикләнсәләр, андый киемне яндыруың яхшырак.