Благовещен шәһәрендә тетрәндергеч фаҗига булган.
24 февральдә үз йортларында 38 яшьлек ир һәм 31 яшьлек хатынның гәүдәләре табылган. "КП-Уфа» басмасы хәбәрчеләре фаҗиганең нечкәлекләре турында белешкән.
Хатынның тәнендә күпсанлы җәрәхәтләр табылган. Хокук саклау органнары вәкилләре, ир үз үлеменә кадәр хатынын кыйнаган, дип фаразлый. Шуннан соң ни майтарганын аңлап, ул үз теләге белән тормыштан киткән.
Ир үләр алдыннан хат язып калдырган, аның эчтәлеге хәбәр ителми. Билгеле булганча, ир белән хатын озак вакыт беркайда да эшләмәгәннәр. Ә узган елда гаилә пары фаҗига кичергән - аларның яңа туган баласы пневмониядән үлгән.