Русиядә хатын-кызларга карата иң югары җәза чарасы да, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителү дә кулланылмый.
Хәтта алар иң куркыныч җинаять кылса да, башка кешенең гомерен өзсә дә.
Кем уйлаган, имин һәм бай Швейцариядә закон күпкә кырысрактыр дип!
Күптән түгел биредә Екатеринбургтан Елена Пановага карата хөкем карары чыгарылган, аны күпләр хәтта үлем җәзасына караганда да куркынычрак дип саный. Гомерлек төрмә - үтерү өчен түгел, ә җинаять кылырга ярдәм иткән өчен. Шул ук вакытта үтерүче үзе, Швейцария гражданы, 16 ел төрмә алган! Бу ничек мөмкин?
Кыскасы, Еленаның ире Серджио элекке хатынын үтерә һәм моны суицидка ябалар. Берничә елдан соң гына полиция бу җинаятьнең эзенә төшкәч, Серджио кылыгын таный, ләкин үтерергә Елена булышты, дип алдый. Шул сәбәпле якташыбыз җинаятьтә катнашучы булып китә һәм гомерлеккә төрмәгә эләгә.
Ә үтерүче үзе 16 елдан соң иреккә чыгачак. Менә шундый законнар!