Әнисе игезәк улларына пычак кадаган.
Казанда әнисе игезәк улларына пычак белән кадаганнан соң, җинаять эше кузгатылган.
Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Русия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Фаҗига кичә Чистай урамындагы бер йортта булган. 33 яшьлек хатын җиде яшьлек игезәк улларына берничә тапкыр пычак белән чәнечкән. Малайларның берсе алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Икенчесен дәваханәгә озатканнар. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер фаҗиганең барлык нечкәлекләрен тикшерәләр.
«Татар-информ» агентлыгы узган якшәмбедә, 1 мартта, Казанның Чистай урамында әнисе көнләшеп үзенең җиде яшьлек улларына пычак белән кадавы хакында хәбәр иткән иде инде. Малайларның берсе шунда ук үлгән, икенчесе могҗиза белән генә исән калган. Хатын-кыз үз-үзенә кул салырга омтылган. Хәзер ул 7нче шәһәр дәваханәсендә реанимациядә ята. Агентлыкка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, исән калган баланы реанимациядән профиль бүлегенә күчерәчәкләр.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=28350