Шушы көннәрдә Стәрлетамакта яшәүче хатыны белән низагтан соң бер ир үз-үзенә кул салган.
44 яшьлек ир хатыны белән аерылышу турында сөйләшкән була, дип хәбәр итә басма ProUfu.ru. Гаилә өч яшьлек кыз тәрбияли, ул хәзер әтисез калган.
Басманың әңгәмәдәше сүзләренә караганда, ир белән хатын еш кына үзара бәхәсләшәләр. Соңгы ызгыш җитди низагка күчә, аның барышында пар аерылышырга булган. Ул көнне хатын, ирне ялгызы калдырып, өйдән чыгып китә. Янәсе, ир 400 сум сораган, ә хатыны баш тарткан.
Соңрак кайтып керсә, иренең җансыз гәүдәсен генә таба...