+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
4 март 2020, 06:30

Тәүлек буе баланың мәетен суыткычта тоткан

Суд 29 яшьлек Светлана Мирзоеваны ике яшьлек кызын үтерүдә гаепле дип тапкан. Коточкыч җинаять 2019 елның 9 маенда кылынган.

Суд 29 яшьлек Светлана Мирзоеваны ике яшьлек кызын үтерүдә гаепле дип тапкан. Коточкыч җинаять 2019 елның 9 маенда кылынган.

- Суд хатын-кызга гомум режимлы төзәтү колониясендә 1 елга иреген чикләү рәвешендә өстәмә җәза билгеләп, 11 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын бирде, - диләр өлкә прокуратурасында.

Гаепләү раслаганча, узган елның 9 маенда Омскида ике бала анасы күмәч ашаган кызының авызыннан валчык коюын күреп ала һәм кызның авызына ипи тутыра. Сабый тончыгып үлә, ә өйдәше Светланага җинаять эзеннән котылырга ярдәм итә.

Ул баланың мәетен сумкага салып, тәүлек буе суыткычта тота, ә аннары аны чыгара һәм билгесез урынга яшерә. Мәетне тапмаганнар, чөнки ир 19 майда алкоголь интоксикациясеннән үлә.
Фото: mk.ru
Читайте нас