2 мартта, Уфада яшәүче Наталья Зырянова янә власть органнарына закон буенча тиешле фатир алуда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Ире белән аерылышканнан соң, ул ике яшьлек бала белән танышларының мунчасында яшәргә мәҗбүр, ә, ятим буларак, дәүләттән торак алырга хокуклы.
Бу көнне ул чиктән тыш чараларга барырга булган. Наталья республиканың Ак йорты янына килеп, тезләнә. Яшь ана Башкортстан Башлыгына: «Хәбиров, Югары суд карарын үтәвегезне сорыйм», - дип мөрәҗәгать иткән.
- Мин Радий Фәритович һәм башка югары җитәкчеләр эшли торган әлеге бина алдында тезләнергә һәм миңа фатир алырга ярдәм итүләрен сорарга булдым. Суд карары булуга карамастан, Дим районы хакимияте миңа ярдәм итүдән баш тарта, - дигән Наталья Зырянова.
Ятим закон буенча тиешле фатирын сорый.