42 яшьлек Уфа егете әнисе белән аның фатирында яшәгән.
«КП-Уфа» чыганагы хәбәр иткәнчә, аннары ни сәбәптәндер улы әнисен үтергәнче кыйнаган. Мәрхүмә ханымның тәнендә тере урын булмый – аны пычак белән кискәлиләр, төяләр.
Башкортстанның Тикшерү комитетында соңрак хатынның мәетен аның икенче улы тапкан, дип белдерәләр. Шунысы игътибарга лаек, үтерүче малай шунда ук гаебен таныган.
Кеше үтерү факты буенча хокук сакчылары җинаять эше кузгаткан.