17 яшьлек укучы җаһил әтисен атып үтергән.
Байкал аръягынла булган бу фаҗига. Беренче мартта әтисе һәм улы урманга утын әзерләргә баралар. Николай — тракторда, Денис - әти-әнисенең җиңел автомобилендә. Егет очраклы рәвештә ташка эләгеп, тәгәрмәч дискын зарарлый. Унберенче сыйныф укучысы куркып атасына берни дә әйтми: ир даими рәвештә хатынын, шулай ук Денисны һәм аның дүрт өлкән абыйсы һәм сеңелләрен кыйнаган булган. Әйткәндәй, алар барысы да - Николайга үги балалар. Әмма Николай тәгәрмәчтәге төзексезлекне үзе күреп ала.
- Үги әти моны күрде дә тукмый башлады. Аннары чыгып китте, өйгә төнге бердә эчеп кайтты. Янә абыйларга, әнигә һөҗүм итә, кыйный башлады. Ул абыйның башын урындык белән ватты һәм муенына пычак терәде. Әнигә янады. Денис пычак астыннан чыкты да ихатага качты, - дип сөйләгән ZAB.RU порталына укучының апасы.
Мәктәп укучысы печәнлеккә кереп, әтисеннән яшерелгән мылтыкны таба. Николайны куркыту өчен ул ике тапкыр караңгыга аткан. Тик пулялар ирнең муенына һәм күкрәгенә эләгә. Николай әле аңа ашыгыч ярдәм чакыргач, исән була, табиблар килгәнче үлә.
Денисны тоткарлаганнар. Ләкин аны яклап петиция җыялар. Николай беренче хатынын үтергән өчен төрмәдә утырып чыккан була.
Шундый кешегә биш балаң белән ничек кияүгә чыкмак кирәк!?