Полиция участогына дулкынланган хатын шалтырата һәм аны үтерергә теләүләрен белдерә. Бәхетсезлеккә аңа үз ире һөҗүм итә.
Фаҗига юл буе кафесы янында башланып китә. Әлеге пар машинасында конфликт була, аның барышында ир пычак ала һәм селтәнә башлый, кычкыра һәм хатынына үтерү белән яный. Хатын кафега барып, полициягә шалтыратырга өлгерә.
«Салават җирендә» басмасы хәбәр иткәнчә, җәнҗаллы ир белән хатын - Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләр. Үтерү белән янау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр бу хәлнең барлык шартларын ачыклый.