Башкортстанда элекке контрактчы куркыныч чиргә тарыган.
38 яшьлек Илдус Хисмәтуллинны бавыр күчереп утырту гына коткарып кала ала. Хәзер Илдус дәваханәдә ята: ул көчле авырту кичерә. Стәрлетамакта яшәүче 38 яшьлек Илдус Хисмәтуллин инде берничә ай дәваханәдә ята. Аның бавыр яман шеше үпкәгә китеп, 4нче стадия диагностикалаганнар, һәм хәзер, Илдус сүзләренчә, аның бердәнбер өмете – бавырны трансплантацияләү, чөнки үз органы инде тулысынча таркалган.
Илдус – элекке хәрби сугыш хәрәкәтләре ветераны, озак вакытлар контракт буенча Чечняда хезмәт иткән, тик 2012 елда сәламәтлеге белән җитди проблемалар аркасында Башкортстанга кайтырга мәҗбүр булган.
Ир күптән авырту кичергән, аңлаешсыз сәбәпләр аркасында авырлыгын югалткан, ләкин медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән.
- Ә аннары авырту түзеп булмаслык булды. Мин тулы тикшерү уздым, һәм миңа «альвеоккоз» диагнозы куйдылар. Мин хезмәт иткән шартлар авыр иде – пычранган су, этләр белән даими контакт, тормыш-кыр шартлары, паразитлар йоктыру булды, - дип сөйли Илдус. - Стәрлетамакта миңа операция ясадылар, бавырның уң зарарланган өлешен һәм үт куыгын алдылар, – тик ул чакта шешнең үрнәкләрен гистологиягә бирмәделәр. Табиблар мин даруларны кабул итәчәкмен, аннары тулысынча сәламәт булачакмын, чир бүтән кире кайтмаячак, дигән иде...
Ләкин Илдуста яман шеш табылган һәм аңа хәзер бавыр күчереп утырту гына ярдәм итә ала.