+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 март 2020, 08:55

"Аны өйгә кайтарырга кирәк..."

Башкортстан хакимияте Нефтеюганскида вахтада имгәнгән Бакалыдан биш бала атасының хәлен контрольдә тота.

Башкортстан җитәкчелеге Нефтеюганскида вахтада имгәнгән Бакалыдан биш бала атасының хәлен контрольдә тота.


10 мартта республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров бу хәлгә бәйле рәвештә кайбер йөкләмәләр бирде.


45 яшьлек Рамил Инсафетдинов «АвтоДорстройМеханизация» компаниясенә эшкә урнашкан. Бу аның вахтага беренче сәфәре булган. 17 февральдә хезмәткәр эретеп ябыштыру эшләрен башкара һәм сигез метрлы биеклектән егылып төшкән. Нәтиҗәдә, ир авыр җәрәхәтләр алган. Хәзер Рамил Нефтеюганск шәһәр дәваханәсенә урнаштырылган. Зыян күрүченең кулын ампутацияләргә туры килгән, аягына операция ясыйлар. Тән җәрәхәтләре алу факты буенча тикшерү бара.


Киңәшмәдә Бакалы районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Юлай Зыязетдинов агымдагы эшләрнең торышы турында сөйләде.


«Хәзер зыян күрүченең хатыны һәм әнисе Нефтеюганскида. Без алар белән элемтәдә. Бүген без аларга беренче акчалата ярдәм җибәрәчәкбез. Балалар социаль приютта урнаштырылган, ягъни тиешле карау ала", - диде ул.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, ул әлеге хәл буенча сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белән сөйләшкән.


"Мөмкинлек булса, аны монда алып кайтырга кирәк. Медицина сыйфаты монда, минемчә, яхшырак. Мөмкинлек булуга, аны кайтарыгыз, - диде төбәк җитәкчесе, аннары Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Ленара Ивановага мөрәҗәгать итеп: - Гаиләдә кечкенә кыз бар, аңарда ДЦП чире. Бәлки ниндидер ярдәм кирәк булыр. Ә муниципалитет гаиләдә тагын дүрт бала булуын игътибарга алырга тиеш", - диде.
Республика Башлыгы бәлагә юлыккан Бакалы кешесе терелгәннән соң да, район хакимиятенә гаиләгә ярдәм күрсәтергә кушты.


«Ул, асылда, инде инвалид, аның бер кулы юк. Эшкә урнаштырырга, биш баласын үстерешергә ярдәм итәргә кирәк", - диде Радий Хәбиров.

Фото: bashinform
Читайте нас