+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
10 март 2020, 16:15

Игезәкләр табылган. Исәннәрме?

Февраль башында "Лиза Алерт Башкортстан" волонтерлары Башкортстаннан ике игезәкнең югалуы турында белдерде.

Февраль башында "Лиза Алерт Башкортстан" волонтерлары Башкортстаннан ике игезәкнең югалуы турында белдерде.
Алар Санкт-Петербургта яшәгән һәм һәрвакыт туганнары белән аралашып торган. Тик 3 февральдә игезәкләр белән элемтә тукталган.
Борчылган туганнары ярдәм сорап волонтерлар үзәгенә мөрәҗәгать итә. Аларның язмышы бүген генә билгеле булды.
Игезәкләрнең берсе Азамат, авыру сәбәпле, Уфага әйләнеп кайткан. Ул менингитка каршы көрәшә. Айбулат Питерда калган, әмма аның урыны билгеле.
Якыннары эзләүдә катнашканнарның барысына да рәхмәтле.
Фото: bash.news
Читайте нас