Үз гомерендә бер генә тапкыр булса да һәр адәм баласының йоклаганда "бастырылу" дигән халәт белән очрашканы бардыр. Күз алдыгызга китерегез: кинәт кенә уянып китәсез һәм алдыгызда кара кеше шәүләсе торганын күрәсез яки бүлмәдә кемнеңдер аяк тавышларын ишетәсез. Барысы да өндәге кебек, шулвакыт өстегезгә кара шәүлә иелә, күкрәгегезгә баса, бугазыгыздан буа башлый. Ә сез бармагыгызны да селкетә алмыйча ятасыз... Гади халык бу хәлне бастырылу дип йөртә. «Бичура басты» ди. Галимнәр әлеге халәтнең нидән килеп чыгуын фән күзлегеннән аңлатырга тырыша.