+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 март 2020, 07:10

Голливуд продюсеры Харви Вайнштейнны 23 елга төрмәгә утырттылар

Кызларга бәйләнгән өчен. Һәм малайларга да.

Кызларга бәйләнгән өчен. Һәм малайларга да.

АКШның Нью-Йорк штаты югары суды Голливуд продюсеры Харви Вайнштейнны 23 елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Гаепләнүчене суд залыннан кулына богау кидереп, каталкага салып алып чыгып киттеләр. Март башында аның йөрәгенә операция ясаганнар.

Февральдә присяжныйлар продюсерны ассистентын җенси якынлыкка мәҗбүр итүдә, стилистын көчләүдә гаепле дип тапты. Вайнштейнны башка өч гаепләүдә акладылар. Әгәр алары буенча да гаепле булса, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал иде.

Вайнштейнны дистәләрчә хатын-кыз бәйләнүдә гаепләгәч, Голливудта җәнҗал чыккан иде. Гаепләүчеләр арасында Анджелина Джоли, Ума Турман һәм Эшли Джадд кебек танылган актрисалар да бар. Шуннан соң продюсерны үзенең шәхси компаниясеннән эштән кудылар, тикшерү эшләре башланды. Вайнштейн гаепләрне кире какты.

Әлеге вакыйгадан соң сексуаль бәйләнүләр корбаннары #MeToo хәрәкәтен башлаган иде.
Вәт молодцы!
Фото: lenta.ru
Читайте нас