+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 март 2020, 10:45

Ике үсмер, бәхәсләшеп, «незамерзайка» эчкән...

Казанда «незамерзайка» эчү нәтиҗәсендә былтыр 6 кеше үлгән, 12 кешенең сәламәтлеге җитди зыян күргән.

Казанда «незамерзайка» эчү нәтиҗәсендә былтыр 6 кеше үлгән, 12 кешенең сәламәтлеге җитди зыян күргән.

Әлеге сыеклыктагы метанол матдәсе, машина тәрәзәсен яхшы чистартса да, аны кеше эчсә, бик куркыныч икән. Ни хикмәт, аны эчүчеләр һаман табылып тора, дип яза "Шәһри Казан".

"Спиртлы эчемлекләр кулланучы кешене туктатырга теләп, якыннары аңа аракы бирми, аны беркая чыгармаска тырыша. Теге кеше исә еш кына кул астында нәрсә бар, шуны эчәргә тотына, нәтиҗәдә, одеколон, машина тәрәзәсе юа торган “незамерзайка”, уксус, бүлмәгә хуш ис тарата торган сыекча эчеп, нык кына агуланырга мөмкин”, - дип кисәтә белгечләр.

Хәер, исерекләр генә түгел, үсмерләр арасында да мондый мәгънәсез адымга баручылар бар икән. Казанда 16 яшьлек ике егет, үзара бәхәсләшеп, “незамерзайка” эчкән. Нәтиҗәдә, икесе дә җитди агуланган. Табиблар аларның гомерләрен саклап калу өчен зур тырышлык салган.
Фото: shahri kazan
Читайте нас