+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
12 март 2020, 04:40

Кеше кадәр бүреләр пәйда булган

Республика авылларының берсендә чакырылмаган кунаклар йөри.

Республика авылларының берсендә чакырылмаган кунаклар йөри.


Урындагы халык бу көннәрдә бүрене атып үтерүләрен хәбәр итә. Авыл халкы үлгән хайванның фотосурәтен «Вести-Башкортостан»га тапшырган.


Бүрене Александровка авылында тотканнар. Хайван торак пунктка бик якын килә. Йорт хайваннарының гомере өчен куркып, аучылар бүрене атарга ашыга. Авыл халкы соңгы вакытта бүреләр кешеләргә якыная, һәрвакыт уяу булырга туры килә, дип билгели.


Бүреләр еш кына зират янында йөри, бакчаларга керә. Күрше торак пунктта кыргый җәнлекләр өч этне өзгәләгәннәр.


Фото: bash.news
Читайте нас