Кичә иртән Башкортстанның Краснокама районындагы авариядә ике кеше һәлак булуы хакында хәбәр иткән идек инде.
Дүртөйле - Нефтекама трассасында "КамАЗ", «Ford Focus» һәм «Skoda Octavia» машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә "Форд Focus" тимер өеменә әйләнгән. Кызганычка каршы, авариядә ике кешенең гомере өзелгән, дип яздык.
«Комсомолка» ачыклаганча, «Ford Focus»та ике якын дус – Дмитрий һәм Макар һәлак булган. Алар икесе дә Краснокамада яши, вахта ысулы буенча Себердә эшләгәннәр. Дуслары әлегә аларның кая китеп барган булганлыкларын белми.
- Миңа ирем шалтыратты, Дима дусты белән һәлак булган, диде. Мин моңа һаман да ышана алмыйм, - ди Диманың дусты Лариса.
Макарның хатыны һәм ике кечкенә баласы бар, алар аны өйдә көтә. Дима гаиләдә бердәнбер бала булган, үз гаиләсен төзеп өлгермәгән. Әлегә ир-егетләрне кайчан җирләячәкләре билгеле түгел.