12 мартта, Башкортстанның Куергазы районында фаҗига булган.Айсуак авылында совхоз урамындагы ике катлы йортта янгын чыга.Янгын чыганагы икенче катта урнашкан фатирда була. Аны сүндерү вакытында фатирларның берсендә ике хатын һәм ир гәүдәләре табылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, алар туганнар булган.Хәзер бу хәлнең сәбәпләрен экспертлар ачыклый. Һәлак булганнарның үлеменең төгәл сәбәпләрен судмедэкспертиза билгеләячәк.