Агымдагы елның 10 февраленә каршы төндә Чиләбенең бер тулай торагында үтереш була. Корбан - урам себерүче 46 яшьлек Валера чынлыкта ... хатын-кыз булып чыга.
Валера 1974 елда туган. Хәер, нинди Валера?! Сөйкемле кыз туа, аңа Света дип исем кушалар. Тик менә әти-әнисе белән сабыйга бәхет булмый. Әтисен белмәгән, ә әнисе "запой"да булган. Балачактан ук кыз беркемгә дә кирәк түгел, аның өчен беркем дә хәсрәтләнми. Аны малай дип йөртәләр.
- Вакыт узу белән ул үз тәнендә яшәмәвен аңлый. Яшьтән бу хис көчәя генә бара. Ул үзен ир-ат итеп тойса да, тышкы яктан кыз иде. Тик ул чакта трансгендерлар турында беркем дә белмәде, бу хакта берәү дә әйтмәде, бернинди мәгълүмат та юк иде, — дип сөйләде Валераның «хатыны» Алена.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, кыз бу проблеманы гади хәл итә: мәңгегә ир-ат чалбарларына күчеп, паспортын алмаштыра — немец фамилиясен һәм чит ил исемен ала, ул ике җенес вәкилләренә дә туры килә алыр иде. Шулай да үзен Валерка дип таныштыра.
- Әлбәттә, паспортта хатын-кыз исемен ир-атныкына алыштыру мөмкин түгел. Шуңа күрә ул үзенең паспортын беркемгә дә күрсәтмәгән. Аның сере турында Чиләбедә нибары берничә кеше, шул исәптән әнисе белә иде, — дип сөйли Алена.
Җенесен алыштыру буенча операциягә бара алмый. Беренчедән, бик кыйммәт. Икенчедән, җитди хирургик тыкшынулардан гына түгел, хәтта элементар уколлардан да бик курка иде. Өченчедән, провинциаль шәһәрдә мондый четерекле мәсьәләдә кемнән киңәш аласың? Кыскасы, Валераны урындагы пацаннар яратмый һәм көннәрдән беркөнне кыйнап үтерәләр. Сәбәбе - нәкъ җенесен алштыруы...