+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
14 март 2020, 09:45

Татарстанда Башкортстан автобусы авариягә тарыган

Татарстанда «Башавтотранс» автобусы катнашлыгында булган авариядә тугыз кеше зыян күргән.

Татарстанда «Башавтотранс» автобусы катнашлыгында булган авариядә тугыз кеше зыян күргән.
- Автобус Стәрлетамак — Яр Чаллы маршруты буенча хәрәкәт иткән. Урыссу бистәсе янында автобусның тормозлары эшләми башлаган. Бу автобусның тормозлары белән бәйле проблемалары башта ук булган - дип сөйләгән шаһитлар.
Башкортстанның ЮХХДИ идарәсендә авариянең детальләрен аныклыйлар.
«Башавтотранс» юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен оператив рәвештә шәрехли алмаган.
Фото: ufa1.ru
Читайте нас