10 мартта Башкортстан башкаласында 21 яшьлек Алена М. үз-үзенә кул салган.
Кыз үлем алдыннан хат калдырмый. Туганнары һәм якыннары аны мондый адымга нәрсә этәрә алганын аңламый.
- Ул беркайчан да ярдәм күрсәтүдән баш тартмады... Якты йөзле, йомшак күңелле, чиксез игелекле кеше, бик актив иде. Минем кызларым аны яратты, әнием дә аның өчен бик кайгырды... Ничә ел танышбыз, хәтта искә дә төшереп булмый. 8 мартта мин аның белән соңгы тапкыр сөйләштем... Без сине һәрчак истә тотачакбыз, - дип яза аның турында ахирәте.
Социаль челтәрләрдә вафат булучы хөрмәтенә хәтер төркеме булдырылган, анда кешеләр кайгы уртаклаша.
Билгеле булганча, Алена бик игелекле, ярдәмчел, кешеләргә һәм терлекләргә булышкан.
Кызны 11 март көнне Шакша бистәсендәге зиратта җирләгәннәр.