Планетаның беренче космонавты Юрий Гагаринның тол хатыны Валентина 85 яшендә вафат булган.
Беренче космонавт Юрий Гагаринның хатыны Валентина 85 яшендә вафат булды. Бу хакта Космонавтларны әзерләү үзәге хәбәр итә.
Валентина Гагарина 1935 елның 15 декабрендә Ырынбурда туа. Ул Юрий Гагаринга 1957 елда кияүгә чыга, ике кызлары — Елена һәм Галина туа.
Ире вафатыннан соң Валентина Ивановна беренче космонавт хөрмәтенә үткәрелгән чараларда катнаша һәм аңа китап багышлый.
Гомере буе шәфкать туташы һәм лаборант-биохимик булып эшли, соңгы елларда Мәскәү өлкәсенең Йолдыз шәһәрчегендә яши.