Үзбәкстанның элекке Президенты кызы Гөлнара Кәримова 13 ел колониягә хөкем ителгән.
Ташкент шәһәр суды Гөлнара Кәримовага карата өченче җинаять эше нигезендә хөкем карары чыгарган.
Үзбәкстан башкаласында илнең беренче Президенты Ислам Кәримовның кызы Гөлнара Кәримовага карата өченче җинаять эшен карау төгәлләнде. Кәримова җинаятьчел төркем оештыруда, куркытып акча талау һәм җинаятьчел керемнәрен законлаштыруда гаепле дип табылды. Ул 13 ел да 4 ай колониягә хөкем ителде. Җәзаның үтәлү вакыты 2015 елның августыннан башлап саналачак.
2015 елда әле Ислам Кәримов үзе исән чагында аның кызы мәхкәмә карары белән биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул җинаятьчел төркемгә ярдәм итүдә, куркытып акча талау, дәүләт акчаларын туздыруда, салымнар түләүдән качуда гаепле дип табылды. Үзбәкстанның Баш прокуратурасы бу карар турында ике ел узгач кына хәбәр итте.
2017 елда Гөлнара Кәримованы тагын ун елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыкты. Ләкин соңыннан бу җәзаны биш елга иреген чикләүгә алыштырдылар. Кәримовага өй сагы астында яшәргә рөхсәт ителде. 2019 елның мартында сак астында яшәү шартларын бозган өчен аның җәзасы кырыслатылды. Мәхкәмә Кәримованы гомум режимлы колониягә ябарга карар итте.
Гөлнара Кәримованың кызы социаль челтәрләрдә әнисенең биш адвокатын җинаять эшенең материалларын халыкка чыгармау турында документка кул куярга мәҗбүр иткәннәрен язды. Тагын ике адвокатка артык актив эшчәнлек күрсәткән очракта лицензияләреннән колак кагачакларын белдергәннәр, диелә. Гөлнара Кәримованың Швейцариядә ялланган адвокатына 2019 елда Үзбәкстанга керүне тыйганнар.
Кәримовага карата җинаять эше барышыннан бер материал да әле Үзбәкстан медиаларына чыкмады, дип яза Озодлик.
Февральдә Кәримова Үзбәкстанның хәзерге Президенты Шәүкәт Мирзиёевтан аны иреккә чыгаруга булышуын үтенде. Кәримова тикшерү эше барышында күпсанлы хокук бозулар булуын белдерде. Ул үзенә карата җинаять эшен япсалар, үзенең Швейцариядәге банк хисапларында "туңдырылган" 686 миллион доллар акчасына дәгъва итмәячәген әйтте. Үзбәкстан Президенты вәкилләре Кәримованың бу мөрәҗәгатенә карата бер аңлатма да бирмәде, дип яза "Азатлык".
Беренче җинаять эше ачылганчы Гөлнара Кәримова Үзәк Азиядә иң зур йогынтыга ия булган хатын-кыз санала иде, аны әтисеннән соң Президент вазыйфасын алыр дип тә фаразладылар. Ә дөнья менә болайрак та була икән ул...