Барлык яңалыклар
Дөнья бу...
20 март 2020, 13:40

Хатыныннан соң үзен үтергән

Кичә Октябрьский шәһәре паркында бер хатынның ерткычларча үтерелгән гәүдәсе табылуы турында хәбәр иткән идек инде.

Кичә Октябрьский шәһәре паркында бер хатынның ерткычларча үтерелгән гәүдәсе табылуы турында хәбәр иткән идек инде.

Ике бала анасын элекке ире үтергән һәм юкка чыккан.

Мәрхүмнең апасы Регина Б. (исеме үзгәртелде) социаль челтәрләрдә әлеге хәлләр турында сөйләде. Ул шәһәр халкына җинаятьчене табу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Шуның нәтиҗәсендә урындагы пабликларда ирнең фотосурәте тарала.

Соңгы яңалыклардан билгеле булганча, эзләүнең хәзер мәгънәсе юк. Ирне үле килеш тапканнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул үз-үзен үтергән.

Мәрхүмнәрнең 10 һәм 19 яшьлек ике баласы ятим калган. Хатынны кичә туган шәһәрендә җирләгәннәр.
Фото: median.az