Италиядә коронавирус Кытайдан да болайрак котырына.
Италия актеры Лука Французе коронавирустан вафат булган сеңлесе белән видео төшергән һәм аны челтәргә куйган. Шулай итеп, ир берничә көн инде кызның гәүдәсен килеп алмаган җирләү хезмәтләренең игътибарын җәлеп итәргә тырыша.
"Җаваплы учреждениеләрнең миңа җавап бирүен көтәм. Минем янга беркем дә килмәде. Мин бу хәл белән көрәшергә мәҗбүр. Сеңлем монда, үлгән, урын өстендә ята. Мин нәрсә эшләргә белмим. Мин аны хөрмәтләп җирли алмыйм, чөнки җирләү хезмәтләре мине ташлады. Мин бөтен кеше белән элемтәгә кердем, әмма беркем дә миңа җавап бирә алмады", - дип язган ул.
Францезе хакимиятләрне кешеләрнең шушы бәлагә юлыгуында гаепләде һәм укучыларын бу видеоны таратырга чакырды.
Facebook видеоязмасын 9 миллионнан артык кеше караганнан соң гына Италия хакимияте актерның сеңлесен җирләүне оештырган.