Югары вольтлы электрүткәргеч линияләрендә 80 процент тән пешүе алган малайның хәле бик авыр.
Фаҗига Татарстанның Яшел Үзән тимер юл станциясендә була. Өч үсмер телефоннарына селфи ясау өчен туктап торучы вагон өстенә менеп китә.
Әмма бу мавыктыргыч уеннарының һәлакәт белән бетәчәген башларына да китерми алар. Малайларның берсе, телефонын алып, өскә күтәрә, ул югары вольтлы үткәргеч линиягә эләгә һәм ялкын чыга.
27 мең вольтлы югары көчәнеш линиясенә кагылу аркасында мәктәп укучысының тәне янып китә. Хәзер аның хәлен табиблар бик авыр дип бәяли - тәненең 80 проценты пешкән.
Икенче иптәшенә бәхет күбрәк елмая. Аның тән җәрәхәтләре азрак.
Әгәр дә малай электр үткәргечләренә кулы белән кагылган булса, әлеге хәлнең азагы үлем белән тәмамланыр иде, дип белдерде белгечләр.
Һәлакәткә юлыккан малайга иң беренче булып ярдәмгә тимер юл эшчеләре килә. Алар тиз арада энергия бирүне туктата һәм тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен чакырта.