+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
23 март 2020, 07:25

Ике яшьлек сабыйны фатирда ялгызын калдырып киткәннәр

Бер баланы арендага алынган фатирда ялгызын калдырып киткәннәр. Аны фатир хуҗасы тапкан.

Бер баланы арендага алынган фатирда ялгызын калдырып киткәннәр. Аны фатир хуҗасы тапкан.

Бала Мәскәү өлкәсендәге Серпухов шәһәрендә арендага алынган фатирда табылган. Аның янында хат булган. «Полициягә яисә балалар йортына тапшыруыгызны үтенәбез», диелгән бу хатта. Баланың әти-әнисе качып киткән.

Күрше-күлән сүзләренә караганда, сабыйның анасы бер ай элек үк Мәскәүгә эшкә киткән. Ул баласын үги атасы белән калдырган. Бу хатын иренә биш мең сум акча күчергән. Әлеге акча фатирга түләр өчен дә җитми.

Ир беркайда да эшләми. Тормыш көтәргә акчасы да булмаган, күрәсең, ул чемоданын җыйган да китеп барган. Үги баласын исә фатирда ялгызын гына ташлап калдырган.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, бу гаилә әлеге фатирда озак яшәмәсә дә, сабыйны көйләп тормаганнар. «Гел кыйнадылар, стенага да бәрделәр. Балага бик начар карыйлар иде. Аңа акырдылар, баскычтан сөйрәп йөрттеләр, үзем күрдем», — дип сөйли бер күршеләре.

"РЕН ТВ" хәбәрчесе баласын калдырып киткән хатынның атасы белән элемтәгә чыккан. «Кызым ике ел элек баласын иреннән алды да сөяркәсе белән качып китте. Сөяркәсе Магаданнан иде. Алар башта - Тамбов өлкәсенә, аннары яхшырак тормыш эзләп Мәскәү өлкәсенә киттеләр», — дип сөйләгән сабыйның картәтисе.

Бу хатынның тагын бер баласы бар икән. Ул беренче иреннән туган кызын баланың әтисенә ташлап калдырган.

Хәзер бу ананы һәм аның сөяркәсен полиция эзли. Баланы куркыныч шартларда калдырган өчен аларга җинаять җаваплылыгы яный, дип яза "Интертат".
Фото: pixabay.com
Читайте нас