74 яшьлек юморист Евгений Петросян икенче тапкыр әти булды.
Бу хакта «СтарХит»хәбәр итә.
Әлегә бу пар бала тууны яшерә. Бала Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә 13 мартта туган, анда хәзер артист һәм аның 31 яшьлек сөйгәне Татьяна Брухунова ял итәләр.
Бала суррогат ана ярдәмендә дөньяга килгән дигән фараз бар. Бу процедура Петросянга 5 миллион сумга төшәргә мөмкин.
Петросян икенче тапкыр әти булды, аның беренче никахыннан кызы бар иде инде.