+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
24 март 2020, 19:00

Бала тудыру йортынннан нарасыйны нигә урлаганнар?

23 мартта Йошкар-Ола шәһәрендәге перинаталь үзәктән өч көнлек сабый кызны урлаулары турында язган идек. Бу хәлнең нечкәлекләре билгеле булды.

23 мартта Йошкар-Ола шәһәрендәге перинаталь үзәктән өч көнлек сабый кызны урлаулары турында язган идек.
Бу хәлнең нечкәлекләре билгеле булды. Урлаучы хатын сабыйны бик күпләр арасыннан озаклап сайлап алган. Бала тудыру йортындагы сабыйны 33 яшьлек Анастасия М. алып чыгып киткән.
Ул берничә көн элек шушы перинаталь үзәктә бала тудыра. Аның сабые вакытыннан алда дөньяга килә һәм вафат була. Анастасия үз баласы үлүен иренә әйтми.

Сайтның хокук саклау органнарындагы чыганагы мәгълүматы буенча, хатын дәваханәдә булган вакытында үзенә сабый караштырып йөри. Ул чит кеше балалары арасыннан үзенә ошаганын сайлый. Хатын сабыйларны озаклап барлый һәм аның күзе 20 мартта туган кыз балага төшә.
Анастасия өенә баласыз кайта. Ул иренә сабыен, яңа туган балалар бүлегендә алып калдылар, дип алдый. Имеш, баланы прививка ясарга алып калганнар. Аннары 23 мартта Анастасия бала тудыру йортына кабат китә. Ул дәваханәдә ятканда кигән халатын, башмагын киеп бара. Шуңа күрә ул бала тудыру йортына килгәч, башкалар арасында аерылып тормый.
Анастасия бала тапкан хатыннар ята торган бүлеккә керә. Ул алдан карап куйган баланың анасы процедураларга киткәнен саклап тора. Аннары палатага керә һәм сабыйны урамга алып чыга һәм өенә алып кайтып китә...
Нарасыйны Анастасиянең фатирында табалар. Ул кызчыкны үзенең үлгән баласына дип әзерләп куйган караватка салып куйган була.
Хәзерге вакытта, Анастасия гомумән авырлы булмаган, дигән фараз да бар. Аның бик тә балалы буласы килә. Шуңа күрә барысын да алдан планлаштырган булуы да ихтимал, диелә бу хәбәрдә, дип язган "Интертат".
Фото: pixabay.com
Читайте нас