+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
25 март 2020, 04:35

Әтисе үлгән көнне кызын дә үтергәннәр

Бер-берсен сөйгән ике кыз арасында коточкыч фаҗига булган.

Бер-берсен сөйгән ике кыз арасында коточкыч фаҗига булган.
Әбҗәлил районында туып-үскән 28 яшьлек Эльвира Я. Сочи шәһәрендә Марина А. кулыннан үлгән. Өйдәшләр арасында көнкүреш конфликты була, ул фаҗигагә әйләнә. Кызлар бер елдан артык курорт шәһәрендә яши, анда фатир алып торалар.
20 март көнне сөеклеләр бергә кич үткәрә, хәмер эчә, аннары алар арасында ызгыш куба. Марина, пычак эләктереп, Эльвираның күкрәгенә чәнчә, тик аннары куркып кала һәм полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырта, фатир хуҗасына шалтырата.
Кызганычка каршы, табиблар килүгә Эльвира инде үлгән була. Мәрхүмәнең гаиләсе бер тәүлек эчендә ике үлем кичергән — Эльвираның әтисе бу көнне туган шәһәрендә үтергәнче кыйналганлыгы билгеле.
Хәзер кызның якыннары аны туган авылына алып кайту өчен акча җыя.
Фото: bash.news
Читайте нас