Экспертлар мәетләрнең тырнак астындагы биоматериал буенча җинаятьченең эзенә төшкән.
Мәскәүдә унбиш ел элек өч кешене үтерүдә шикләнелүче кешене тотканнар. 35 яшьлек ир гаебен таныган. Ул әлеге җинаятен көнчеллек аркасында кылуын сөйләгән. Бу турыда "Интертат" язган.
2005 елда 19 яшьлек бу егет Клязменский урамында фатир хуҗаларына ташлана. Җинаятьче хуҗабикәне, аның 17 яшьлек кызын һәм аның ахирәтен пычак белән җәрәхәтләп бетерә. Мәрхүмәләрнең берсе җинаятьчене тырный. Экспертлар мәетнең тырнак астындагы нәкъ менә шул кисәкләрдән җинаятьченең генотибын ачыклый.
Башта оперативниклар мәрхүмә кызларның дус егетен тоткарлый. Ләкин аның гаепсез булуы раслана һәм аны азат итәләр.
Генетик экспертизалар уздыра торгач, чын җинаятьченең эзенә төшәләр. Бу ир гаебен таный, көнчеллектән котыруын әйтә.