Туксан яшьлек Политбюро әгъзасы поликлиникага электричкада йөргән
Язмышын күрәзәче алдан әйткән
Иосиф Сталинның булачак көрәштәше Вятка губернасында туган. Слава Скрябинның (революционер һәм сәясәтченең чын фамилиясе) бәхетле балачагы кечкенә Нолинск шәһәрендә уза.
Бервакыт аларның гаиләсе яшәгән йорт бусагасында чегән хатыны пәйда булган, ул эчәргә су сорый. Янәшәдә уйнап йөргән балалар арасында Вячеслав та була. Хатын, сусавын басып, хуҗаларга рәхмәт әйтә дә китеп бара, кинәт туктый һәм бармагы белән малайга төртеп күрсәтеп: “Менә ул дөньяга танылачак”, – ди.
Скрябиннар көлешәләр һәм бу хәлне оныталар. Ләкин күпмедер вакыт үткәч, күрәзәченең Вячеслав Михайлович Молотовка адресланган сүзләре чынга аша.
КПСС Үзәк Комитеты Политбюросы әгъзаларын санаганда Молотов исеме, гадәттәгечә, Сталиннан соң исемлектә икенче булган. Аның хөрмәтенә шәһәрләрне һәм хәтта дошман танкларын юк итү өчен ягулык тутырылган шешәләрне дә атыйлар. Аның турында чыннан да бөтен дөньяда сөйли-ләр.
Вячеслав Молотовның сәяси карьерасы 1961 елда тәмамлана. Партиянең чираттагы съездында ул (Сталин, Маленков һәм Каганович белән бергә) булган сәяси хәлләрдә җаваплы дип табыла, БМО каршындагы вәкил вазыйфасыннан, бер уңайдан партия билетыннан да мәхрүм ителә. Алга таба нәрсә була соң?
Сакчысыз, әмма ябык кинозалга керү мөмкинлеге бар
Пенсиядә Вячеслав Молотов үзенең архивлары белән шөгыльләнә. Ауга йөри, балык тота һәм укый. Күргәзмәләргә һәм театрларга да йөрергә ярата. Вахтангов исемендәге театрда “Фронт” постановкасын берничә тапкыр карый. Спектакль геройларының берсе: “Мин Молотовка хат яздым”, - дигән моментны сәясәтче бигрәк тә яраткан, диләр.
Шунысы кызык, Вячеслав Молотовның СССР кинотеатрларында күрсәтү тыелган фильмнарны карау мөмкинлеге дә була. Аларны Жуковкадагы ябык залда “үзебезнекеләр өчен” күрсәтәләр, анда элекке һәм гамәлдәге партия хезмәткәрләре җыела.
Вазыйфасыннан бушатылган сәясәтченең башкалада фатиры һәм Мәскәү өлкәсендә файдалануга бүлеп бирелгән агач дачасы була. Молотов поликлиникага бары тик электричкада гына бара. Аңа сакчылар тиеш булмый. Сүз уңаеннан, поликлиникада аңа, гади кеше буларак, чиратта утырырга туры килә, ә чиратсыз үткәрү тәкъдимнәреннән атаклы пенсионер катгый баш тарта.
Партиягә һәм экраннарга кайту
Дәүләттә элекке икенче кешенең пенсиясе 300 сум тәшкил иткән. Бөтен сумма диярлек дачаны тоту өчен киткән. Күмер сатып алырга, ә аннары мич ягучы хезмәтенә түләргә кирәк була.
1970 елларда сумма бераз арта. Политбюро аппаратында калган иске дуслар, Вячеслав Молотовның авыр тормышта яшәве турында белеп, ярдәм итә. Шул ук вакытта Вячеслав Михайлович хәтта яңа совет нәфис фильмнары персонажы сыйфатында да күренә башлый, анда аны һәрвакыт артист Николай Засухин уйный.
Сталинның элекке көрәштәше партиядән чыгарылуына бик нык борчылган. Ул берничә тапкыр партия билетын кире кайтарырга тырышып караган, ләкин һәркайсы уңышсыз тәмамлана. Моны бары тик Константин Черненко вазыйфасына керешкәннән соң гына эшли алган. Генеральный секретарь Вячеслав Молотовка шәхсән үзе партия билетын тапшыра, әмма үзәк матбугатта бу хакта берни дә хәбәр ителми. Сүз уңаеннан, партия стажын тергезү нәтиҗәсендә (1906 елдан) ул СССРда коммунистлар партиясенең иң өлкән әгъзасы була.
Оныкларга сөйләсәм, ышанмаслар...
Актер һәм клоун Юрий Никулинның шундый вакыйганы сөйләгәне билгеле: бервакыт, башкала буйлап руль артында барганда, ул урамда Вячеслав Молотовны күреп кала. Алар таныш булмый, ләкин артист туктый һәм сәясәтчене машинада өенә илтеп куярга тәкъдим итә. Вячеслав Михайлович риза була, ә кайтып җиткәч машинадан төшкәндә: “Никулин үзе машинасына утыртып кайтарып куйды дип оныкларга сөйләсәм, ышанмаслар әле!” – ди.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, 96 яшенә кадәр Вячеслав Молотов бер үк вакытта (иртәнге 6 сәгать 30 минутта) уяна, 20 минутлык зарядка ясый, урман буйлап бер сәгать буе йөреп керә, ә аннары үзәк гәзитләр укып утыра.
Сәясәтче үзгәртеп кору чорын да күрә һәм хәтта ул вакыттагы матбугат битләренә дә эләгергә өлгерә. Ул башкала гәзитләренең берсенә зур интервью бирә, анда үзенең бәхетле картлыгы белән канәгать булуы турында әйтә...