+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
30 март 2020, 11:20

«Абый соңгы 3 көндә сөйләшә алмады...»

Бу сүзләрне коронавирустан үлгән Раил Зариповның энесе Айдар әйткән.

Бу сүзләрне коронавирустан үлгән Раил Зариповның энесе Айдар әйткән.

Кичә Ырынбурның Бузулук шәһәрендә яшәүче милләттәшебез, «Байтуган сервис компаниясе» нефть предприятиесе генеральный директоры Раил Зарипов арабыздан китеп барды.

57 яшьлек Раил Зарипов чыгышы белән Самара өлкәсенең Усман авылыннан. Авыл өчен җан атып, аның киләчәген кайгыртучы Зариповлар нәселен биредә һәркем белә. Бүгенге көндә Раил Зариповның энесе Айдар абый Яңа Усман авылы биләмәсе башлыгы булып эшли. "Интертат" хәбәрчесе Алинә Бикмуллина аның белән элемтәгә кереп, берничә сорау биргән.

- Айдар абый, абыегызда әлеге куркыныч чирнең беренче билгеләре кайчан барлыкка килде? Ничек авырды?

- Температурасы 37,3-37,4 тирәсе генә булды аның. Тамак тырмый, дигән. Европадан кайтканга, озак көттермичә, тикшеренергә булды.

-Коронавирус икәнен кайчан расладылар? Озак авырдымы?

-17 мартта дәваханәгә салдылар, диагнозы, кызганыч, расланды.

-Ничек курыкмыйча, дөньяда шундый афәт йөргәндә, Европа буенча сәяхәт кылырга чыкты икән…

-Анысын үзе генә беләдер инде…

-Дәваханәдә вакытта элемтәдә тордыгызмы?

-Әйе, башта телефоннан аралашып тордык. Әмма соңгы 3 көндә, 25 марттан 27сенә кадәр, хәле нык авыр иде, инде сөйләшерлек хәлдә булмады...

- Интернетта «яндыралар икән», «табутта җирләячәкләр» дигән хәбәрләр чыкты, димәк, мөселманча җирләргә мөмкинлек булмаячак?

-Капсула кебегрәк җайланмада алып кайтачаклар бугай. Әлегә ничек-нәрсә икәнен ахырга кадәр үзебез дә белмибез, иртәгә барысы да билгеле булачак. Бик аз кеше катнашында гына, якын туганнар белән генә озатырга куштылар...

Ахыры "Интертат" сайтында.

Фото: intertat



Читайте нас