+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
31 март 2020, 07:04

Баш бәласе

Гөлфияне биш ел буена газаплаган баш авыртулары, ниһаять, бетте! Башта моңа ул үзе дә ышана алмады. Биш ел буе атна саен диярлек башын изеп, барлык хәлен алган сызланулар шулай беткәненә сөенергә дә куркып йөрде хәтта. Тора-бара бу бәхетнең килгәненә инанды. Сырхавына ни дәва бул­ганына гына башта төшенә алмады, аннары аңлады: алар бианасы һәм биатасы яныннан башка чыктылар бит! Шуннан бирле Гөлфиянең җаны тынычланды, ул рәхәт яши башлады!

Гөлфияне биш ел буена газаплаган баш авыртулары, ниһаять, бетте! Башта моңа ул үзе дә ышана алмады. Биш ел буе атна саен диярлек башын изеп, барлык хәлен алган сызланулар шулай беткәненә сөенергә дә куркып йөрде хәтта. Тора-бара бу бәхетнең килгәненә инанды. Сырхавына ни дәва бул­ганына гына башта төшенә алмады, аннары аңлады: алар бианасы һәм биатасы яныннан башка чыктылар бит! Шуннан бирле Гөлфиянең җаны тынычланды, ул рәхәт яши башлады!

Гөлфия бик яшьли кияүгә чыкты. Сәүдә көллиятендә укып йөргән чагы гына иде әле. Күрше нефть университетын яңа гына тәмамлаган Айдар белән автобуста таныштылар. Кара кашлы сөйкемле егет кыз күңеленә бер күрүдән кереп урнашты. Егет тә кызга битараф калмады. Араларында дуслык җепләре сузылды.
Ярты елдан өйләнештеләр. Яшь­ләрнең аерым яшәр урыннары юк иде, шуңа Айдарның әти-әнисе белән бергә тора башладылар. Гөлфия бер елдан укуын тәмам­лап диплом алды, эшли башлады. Иренең әнисе бик усал хатын булып чыкты. Аның янында яшәү яшьләргә бик авыр булды. Ни генә эшләсәләр дә, ул яшь гаиләгә тыкшынмый калмады. Гөлфиянең я теге, я бу эшен яратмаган булды, аны күрше хатыннары, туганнары белән чәйнәүдән дә тартынып тормады. Килененең беренче тапкыр алган отпуск акчасының бер өлешен үзенә сорап алырга да кыенсынмады хәтта.
Уллары тугач та яшь әнигә яр­дәмләшүче булмады. Ире көне буе эштә, ә бианасының девизы: “Өйдәге барлык эшкә килен өлгерергә тиеш!” Бианай һәм биатай үзләре дә әле пенсиягә чыкмаган, эшкә йөриләр иде. Сәгать беренче яртыда алар төшке ашка кайтып җитә, ә кичке биш тулар-тулмас эш көнен түгәрәкләп кайтып керәләр. Алар кайтуга аш пешкән, өй җыештырылган булырга тиеш. Киленнең кулында кечкенә сабый барлыгын уйламыйлар да!
Гөлфия, әлбәттә, барысына да өлгерергә тырышты: баласын култык астына кыстырып, көненә өч тапкыр ашарга да пешерде, идән дә юды, кибеттән азык-төлек тә ташыды. Ул гына да түгел, 50 яше дә тулмаган, уйнаклап торган бианасы ире белән үзенең керләрен дә киленгә юарга бирергә оялмады. Тик беркайчан да мактау, рәхмәт сүзе ишетмәде Гөл­фия. Бианасы, улы эштән кайткач, аңа үз талканын талкып, җан­нарына тияргә дә өлгерде.
Нәкъ менә бианай-биатай бе­лән яшәгәндә Гөлфиянең башы авырта башлады да инде. Бу сызланулар, гадәттә, ял көннәрендә хәлен ала иде. Моның нигә шулай булуына ул хәзер генә төшенде: бианасы ял көннәрендә күбесенчә өйдә була, төртмәле сүзләре, очлы күзләре белән җанына тия иде.
Бер елны сигезенче мартта Гөл­фияне Айдар кибетләрдә йөреп керергә чакырды, әнисе дә алардан калмады. Улы хатынына матур гына алтын йөзек бүләк итәргә булгач, бианай кеше бөтенләй кара көйде, нигә кирәк ул, дип, әллә ниләр сөйләнде. Тик бу юлы, улы аны тыңламыйча, хатынына бүләк алып бирде. Әнисенә исә кыйммәтле костюм сатып алды. Яшьләргә ияреп йөрмәсә дә, алар аны бүләксез калдырмас иде дә соң! Улының йөзек алырга җыенганын алданрак белсә, әлбәттә, комсыз бианай нинди хәйлә табып булса да бу акчаны аңардан алыр иде. Тик соңрак белде шул.
...Улларын балалар бакчасына биреп, ниһаять, Гөлфия эшкә чыкты. Мохтаҗлыгы булган яшь гаиләләр исемлегенә кереп, участок алдылар, кредитка батып, өй салдылар. Ярыйсы гына урында эшләгән бианасы үз исеменә аз процентлы кредит та алырга мөмкин иде, тик яшьләргә ярдәм итәргә теләмәде, шуңа Гөлфия белән Айдар югары процентлы кредитлар алырга мәҗбүр булды. Моның өстенә, бианай-биатай үз фатирларында яшәгән өчен уллары белән киленнәреннән ай саен акча сорарга да оялмады.
Тырышып-тырмашып яшьләр тизрәк үз ояларына чыгып китәргә омтылды. Өйләре әзер булганчы мунчаларын бетереп, шунда күченеп чыгып кит­теләр. Мунчада кысынкы иде, әлбәттә. Тик монда беркем дә аларга бәй­ләнмәде, өчәү тыныч кына яши башладылар. Барлык эшләрне киңәш­ләшеп, бергә башкардылар. Тагын ике ел үтүгә йортларын да төзеп бетер­деләр.
Барлык авырулар да стресслардан башлана, диләр бит. Ярый әле яшь гаилә, үз куышын булдырып, чөкер­дәшеп яши башлады. Кире­сенчә булса, я Гөлфия авыр чиргә тарыр, я бу гаилә бөтенләй таркалыр иде. Илебездә кавышкан парларның яртысы беренче елларда ук тиктомалга таркалмыйдыр инде. Баш өстеңдә үз түбәң булуга җитәме соң!
...Гөлфиягә килгәндә, ул бианасына кенә сакламый, үз әнисе кебек якын күрмәсә дә, бәйрәм­нәрдә түренә утырта, мунчага чакыра. Тегесе дә хәзер авызын үлчәп кенә ача, ни дисәң дә, килене элекке тәҗрибәсез, юаш яшь хатын түгел, кыеграк сүз әйтсәң, акыллы гына итеп урыныңа куярга да күп сорамас.

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Читайте нас