+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
31 Марта 2020, 09:50

“Морской бой” коронавируска каршы чыга

Илебездә карантин игълан ителгән чорда өйдә утырырга мәҗбүр булганнар ни белән шөгыльләнә?

Илебездә карантин игълан ителгән чорда өйдә утырырга мәҗбүр булганнар ни белән шөгыльләнә?

Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер, тик шулай да ябык мохиттә утыру күпләр өчен зур сынауга әверелергә мөмкин. Бу бигрәк тә яшь һәм үсмер балалар булган гаиләләрдә күзәтелергә мөмкин.

Мондый хәл килеп чыкмасын өчен көн режимын үтәргә кирәк. Ягъни вакытында йокыдан торып, вакытында ашап, вакытында йокларга ятарга. Шулай ук, әти-әниләргә балалары белән төрле өстәл уеннары уйнарга, рәсем ясарга, китап укырга да була.

Көнегезне иртәнге зарядка белән башлагыз, бу күңелле һәм файдалы да булачак. Бер-беребезгә ихтирамлы һәм игътибарлы булыйк.

Кичә без, мәсәлән, улым белән “Морской бой” уенын бик теләп уйнадык, кызларым белән чигү чиктек, гаилә видоеязмаларын карадык.

Фото: Зөһрә ИСЛАМОВА.
Читайте нас