Башкортстанда бер ел элек югалган кеше табылган.
Мәләвез районының Иштуган авылында яшәүче 78 яшьлек хатынны бер елдан артык эзләделәр.
Былтыр мартта пенсионер өеннән билгесез юнәлештә чыгып киткән. Полиция эзләү игълан иткән, әмма озак вакыт хатынны таба алмаганнар.
Әбинең гәүдәсенә быел 2 апрельдә Агыйдел елгасында өеннән ике чакрым ераклыкта юлыгалар. Аның кыяфәте, әлбәттә, бик зур үзгәрешләргә дучар булган. Мәетне үлем сәбәпләрен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасына җибәргәннәр.