+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
5 апрель 2020, 07:45

Биш кешене атып үтергән

Бер ир төнлә подъездда тавышланган яшьләргә ут ачкан.

Бер ир төнлә подъездда тавышланган яшьләргә ут ачкан.
Рязань өлкәсенең Касыйм районында 32 яшьлек ир карабиннан биш кешене атып үтерә. 24 яшьтән 31 яшькә кадәрге бер кыз һәм дүрт егет һәлак булган.
Telegram-Mash каналы мәгълүматларына караганда, бу хәл өч катлы торак йорт подъездында булган. Өч кешене, шул исәптән кызны, рязанлы Антон Ф. подъездда атып үтерә, ә аннары ике ирне артларыннан куып тотып ата.
Низаг подъезддагы шау-шу аркасында башланган.
Хокук саклау органнарында чыганакка сылтама белән килеп чыккан мәгълүматны ТАСС да раслый. Биш кешене үтергән атучыны ике сәгатьтән соң гына тоткарлыйлар.
Менә сиңа карантин!
Фото: ufa1.ru
Читайте нас