+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Дөнья бу...
6 апрель 2020, 17:55

Уфа кызы Италиядә ничек яши? (видео)

Балконда көн күрә...

Балконда көн күрә...

Уфада туып-үскән Алия Ильясова-Перозино хәләле Ивано, улы Эдаурдо белән гәзитебезнең якын дусларын әверелде.

Эдуардоның "Уфтанма" җырын башкаруын хәтерлисездер әле?

Бүген Алия Рамил кызы белән янә элемтәгә чыктык. Өйдә утырабыз, кыен бит, сездә ничек, диюбез инде...

- Без 4 атна өйдән чыкканыбыз юк, - ди ул. - Атнасына бер тапкыр я ирем, я мин чыгам. Бу атнада чират миндә иде... Кибеттә рәхәт инде! Озаааак кына йөрергә тырыштым. Товарларны шундый матур итеп төрәләр икән бит! Ничек моңа кадәр күрмәгәнбез?!

Үзебез хәзер, башлыча, балконда яшибез дияргә була. Моннан диңгез күренә, һава саф, үзебез шат! Шунда ук улыбыз дәрес әзерли. Якташларыма шуны әйтәсем килә: берүк сак булыгыз, өйдә калыгыз, түзегез, исән калырга кирәк бит!
Италиядә бүген авырулар саны 128 600 кеше тәшкил иткән, 15 900 кеше һәлак булган.

Алия, барыбыз да исән булыйк! Уфага кайткач, Эдуардо безгә "Уфтанма"ны җырлап китәр әле, яме?


Фото: Алия Перозино.
Читайте нас